Бөтен җитәкчеләрнең кан басымын үлчәгәннәр
Мамадышта, гомумрайон планеркасына керер алдыннан, бөтен җитәкчеләрнең кан басымын үлчәгәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мамадышта, гомумрайон планеркасына керер алдыннан, бөтен җитәкчеләрнең кан басымын үлчәгәннәр.
Муниципалитет бинасында акцияне үзәк хастаханә хезмәткәрләре оештырган. Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеш алу куркынычын ачыклау максатыннан табиблар һәр җитәкчедән анкеталар тутырткан. Һәрберсенә профилактика буенча тәкъдимнәр бирелгән.
Барлыгы кан басымын 50 кеше үлчәткән, 55% очракта югары кан басымы ачыкланган. Аларга кызыл карточкалар бирелгән һәм үз терапевтына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителгән.
Халык сәламәтлеге темасы планеркада да дәвам иткән. Анда район үзәк хастаханәсенең баш табибы чыгыш ясаган. Ул үз сәламәтлегеңә һәм хезмәткәрләрнең саулыгына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген, диспансерлаштыру мөһимлеген ассызыклап уза. Быел диспансеризацияне 7,5 меңнән артык мамадышлыга узарга кирәк, 72%ы инде тикшеренергә дә өлгергән. Кайбер авыл җирлекләре планны 100 %ка диярлек үтәгәннәр. Калган җирлекләргә бу юнәлештә эшне көчәйтү һәм эшне төгәлләү бурычы куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар