Россия җыелмасында 21 спорт төреннән барлыгы 150 спортчы чыгыш ясый.
Астанада узучы Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннарында кыргызларның алыш көрәше буенча ярышларда Россия спортчысы Ранис Гыйләҗетдинов 100 кг.нан авыррак үлчәүдә алтын медаль яулаган. Әлеге ярышларда башка көрәшчеләребез дә уңышка ирешкән. Ислам Фәлахов 70 килолылар арасында – көмеш, Илфат Миңнегалиев, Артур Зөлкәрнәев һәм Булат Мусин бронза медальләргә ия булган.
Россия җыелмасында 21 спорт төреннән барлыгы 150 спортчы чыгыш ясый. Көрәшчеләр программасында алдагы ярышлар көрәш буенча узачак. Программага ул tatar koresh дип кертелгән. Ярышлар иртәгә дүрт авырлык үлчәвендә үтәчәк, дип хәбәр итә Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте.
Фото: Россия Көрәш федерациясе телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар