16+

Бушлай рәсем ясарга өйрәтәләр

1 майдан "Казанны яса" проекты кысаларында теләгән кешеләрне бушлай рәсем ясарга өйрәтәчәкләр.

1 майдан "Казанны яса" проекты кысаларында теләгән кешеләрне бушлай рәсем ясарга өйрәтәчәкләр.

Дәресләр һәр якшәмбе сәгать 15.00дән 16.30 га кадәр, һәм 17.00дән 18.00гә кадәр Кремль яры буенда узачак. Мастер-классларда сәнгать белән кызыксынучыларга натюрморт, пейзаж, поп-арт жанрында рәсем ясарга өйрәтәчәкләр. Балалар өчен аерым көннәрдә дәресләр оештырылыр дип көтелә. Биредә шулай ук ишетмәүче балаларның да шөгыльләнергә мөмкинлеге булачак.

Рәсем ясау дәресләре 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк Әлеге проектта катнашу өчен электрон теркәлү узарга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading