16+

Быел БДИны 700 мең кеше тапшырачак

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга 700 меңгә якын кеше теркәлгән.

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга 700 меңгә якын кеше теркәлгән.

Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2024 елда, үткән елдагы кебек үк, Россиянең яңа төбәкләрендәге чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук чит илдә укуын туктатырга мәҗбүр булганнар, Украина белән чиктәш территорияләрендә яшәгәннәр өчен имтиханнар үткәрүнең махсус форматы сакланачак. 

- Имтиханнарны тыныч, сыйфатлы, тоткарлыксыз һәм хокук бозуларсыз уздырырга кирәк, - ди Анзор Музаев. 

Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә узачак, 5,5 меңнән артык имтихан пункты оештырылачак. Анзор Музаев барлык төбәкләргә БДИ апробациясендә катнашырга тәкъдим итте, ул 5 мартта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading