16+

Чаллыда билгесез ир-ат атыш оештырган

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат куртка һәм шлепанецлардан өеннән урамга чыккан. Үзе белән спиртлы эчемлек белән корал алып чыккан һәм берничә тапкыр ишегалды ягына таба аткан. Шуннан соң кире өенә кереп киткән.

«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полициягә гариза килмәгән.

«Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атның шәхесен һәм гадәттән тыш хәлгә ачыклык кертелә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading