16+

Ана капиталын автомобиль сатып алуга тоту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләргә ана капиталын автомобиль сатып алырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләргә ана капиталын автомобиль сатып алырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр.

Миронов күп балалы гаиләләргә ана капиталын автокредитка тотарга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

"Гадел Россия - дөреслек өчен" партиясе лидеры Сергей Миронов, Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова финанс министры Антон Силуановка күп балалы гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан автокредит түләүгә яки Россия автомобилен сатып алуга 450 мең сум акча сарыф итәргә рөхсәт итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юлладылар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

"Программа шартларын киңәйтергә кирәк дип саныйм, гаиләләргә 450 мең сум күләмендә сумманы ипотека түләүгә генә түгел, ә альтернатив максатка - Россия автомобилен сатып алуга яки гаиләдә өченче бала туганда автомобильгә кредит түләүгә юнәлтү мөмкинлеген бирү юлы белән", - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Проект авторлары фикеренчә, мондый ярдәм чарасы кеше капиталы үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм күп балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрәчәк, Россиядә демографик вәзгыятьне яхшыртуга китерәчәк, шулай ук илебезнең автомобиль тармагына һәм тулаем Россия икътисадына сизелерлек ярдәм күрсәтеләчәк.

Миронов хәбәр иткәнчә, хәзер өченче баласы туганнан соң әти-әниләр ана капиталы акчаларыннан ипотека кредитын түләүгә 450 мең сум юнәлтә ала. "Күп балалыларга мондый ярдәм абсолют дөрес, әмма торак проблемасын хәл итүдән тыш, күп гаиләләргә еш кына автомобиль сатып алуга акча җитми. Нәкъ менә шуңа күрә без өченче бала туганнан соң әти-әниләргә ана капиталы акчаларын Россиядә җитештерелгән автомобильне сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә тәкъдим итәбез", - дип белдерә партия лидеры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading