16+

Элвин Грей ишетү сәләтен югалту сәбәпле эчкечелек белән мавыгуы турында белдергән

Җырчы депрессия белән бәйле проблемалар турында сөйләгән.

Җырчы депрессия белән бәйле проблемалар турында сөйләгән.

Блогерларның берсенә биргән интервьюсында Элвин Грей үзенең спиртлы эчемлекләргә бәйлелеге турында белдергән.

Үзен "Башкорт хуҗабикәсе" дип атаган блогер Миләүшә Шәйхлисламова артисттан кая югалып торуы турында сорагач, Элвин Грей берни яшермичә һәм ачык итеп: «загулял» дип җавап бирә. Блогер мондый җавапка гаҗәпләнде һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә моны сенсация дип белдерде.

Җырчы сүзләренчә, бу аның карьерасында килеп туган проблемалар белән бәйле. Ул шешә белән дуслашкан, башка бернәрсә дә эшләмәгән.

«Алкоголь белән проблемаларың бармы?» дигән сорауга Радик Юльякшин шаяртып: "Әйе, бар. Ә кемнең юк?» дип җавап бирә. 

Җырчы шулай ук бу 2-3 елдан артык дәвам иткәнен хәбәр итә. Әмма әлеге чорда да ул уңай якларны билгели алган. Аның сүзләренчә, бу вакыт эчендә ул кемнең кем икәнен аңлаган. Аның кайбер якыннары аннан йөз чөергән, әмма кайберләре аның янында калган.

Юльякшин күп кенә дусларының аңа һәм аның карьерасына алкоголизм аркасында чик куйганнарын таный, ә ул яңадан гадәти хәлгә килгәч, күпләр аның белән яңадан аралаша башларга тели.

Моннан тыш, алкоголизмның сәбәбе-ишетү сәләтен югалту. Артист авыруы турында белгәч, аның тормышы мәгънәсезгә әйләнүе турында сөйләде. Шуңа күрә депрессия, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар аркасында аның тормышында хәмерле эчемлекләр өчен урын барлыкка килгән.

Шулай ук интервьюда җырчы үз йортын күрсәткән. 

Моннан тыш, Радик үзенең уенчык машиналар коллекциясе турында сөйләгән.


Юльякшин үзенең чыгышлары өчен күп кенә костюмнарны Кытайның бер сату-алу сервисында сатып алган. Өстәвенә, аларның күбесе карнавал яки цирк чыгышлары өчен булган. Ул моны Россиядә бәясе буенча шундый ук аналоглар булмавы белән аңлата. Йолдызның бөтен гардеробын сатсаң, үзеңә Mercedes-Benz сатып алырга мөмкин.

Радикның әнисе Таиландта яши, әмма еш кына улы һәм аның хатыны Инзилә янына кунакка кайта. Биредә ул буш вакытларында бакчасын карый, аннан соң кабат эссе Таиландка оча. Анда аның Радик сатып алган йорты бар.

Үзенең музыкаль карьерасының 20 еллыгы хөрмәтенә Юльякшин кассета рәвешендә татуировка ясаган, анда «Самый шулай» дип язылган.

.

Язмага реакция белдерегез

2

2

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading