16+

Эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәреп, яңа партнерлар, инвесторлар табарга да булышалар

Эшмәкәрләрнең белемен һәм осталыгын арттыру максатында, Татарстанда 15 майда «Бизнес-класс» проекты эшли башлаган иде.

Эшмәкәрләрнең белемен һәм осталыгын арттыру максатында, Татарстанда 15 майда «Бизнес-класс» проекты эшли башлаган иде.

«Сбербанк», «Google» шир­кәте һәм Татарстан Хө­күмәте белән берлектә оештырылган әлеге уникаль программа эшмәкәр булырга теләүчеләргә, үз эшен башлап җибәргәннәргә белемнәрен камилләштерү мөмкинлеген бирде, бушлай укулар уздырды. 18 ноябрь көнне Казанның IT паркында программаның ябылу тантанасы уза. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

«Бизнес-класс» программасы хакында газетабызның узган саннарында тулырак язган идек. Проект старт алганнан бирле барлыгы 3540 кеше белем алырга өлгергән. Аларның өч меңнән артыгы тәҗрибәле эшмәкәр. «Бизнес-класс» программасы - белемнәрне камилләштерү мөмкинлеге бирә, эшмәкәрләргә күп кенә сораулар буенча җавап табарга булыша. Персонал белән ничек эшләргә, товарны ни рәвеш­ле сатарга, клиентлар белән ничек эшләргә, кыскасы - бу сорауларның барысына да «Бизнес-класс» мәктәбендә җавап ­табарга мөмкин. «Бизнес-класс»­та берничә модуль каралган. Аларның һәрберсе биш-алты дәрескә исәп­ләнгән. Ахырдан үзләштергән белемнәреңне тикшерү өчен тест тәкъдим ителә. Өстәвенә, һәр укучыга остаз белән эш­ләү мөмкинлеге дә тудырылган. Программада Россиянең ­башка төбәкләреннән дә те­ләгән эшмәкәрләр катнаша ала иде.

Программада укырга теләк белдереп, барлыгы җиде мең кеше теркәлгән. 18 ноябрьдә программаның ябылу тантанасы уздырылса да, теркәлгән кешеләр өчен таләпләр элеккечә кала, укулар дәвам итәчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар. Укудан тыш «Бизнес-класс» проекты эшмәкәрләргә яңа партнерлар, инвесторлар табарга, тәҗрибә уртаклашырга да мөмкинлек бирә.


Барлыгы 3540 кеше «Бизнес-класс»
мәктәбен тәмамлаган, укучыларның
78 проценты тестларны уңышлы узган.


Программада актив катнашкан
5 лидер район-шәһәр:
Әтнә,Питрәч, Бөгелмә, Казан, Чаллы.

Укучыларның 60%ы - ир-ат,
40%ы - хатын-кыз эшмәкәрләр.
3130 кеше - тәҗрибәле эшмәкәрләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading