16+

Газчыларны фатирга кертмәгән өчен штраф түләргә туры киләчәк

Казанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга эләгә алмаганнан соң газчылар Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр яза башлаган.

Казанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга эләгә алмаганнан соң газчылар Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр яза башлаган.

Татарстанның торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инде 5 мең сумга ике милекчегә штраф салынган, һәм 40 кешегә административ эш кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Һәрбер хокук бозучыга  Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 9.23 маддәсенең 3 өлеше буенча хокук бозу турында карар төзелгән һәм 5 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, газ хезмәтләре белгечләрен фатирга кертмәгән өчен гражданнар өчен штраф суммасы 5-10 мең сум тәшкил итә, вазифаи затлар өчен – 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен ярты миллион сум. Әгәр бу хокук бозу авариягә китергән икән-гражданнар өчен штраф 150 мең сумга кадәр артачак. Штрафлардан тыш, фатир хуҗасына гына түгел, бөтен «стояк» буенча да газ бирүне туктату каралган. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading