16+

Һава сакланышы көчләре төнлә Россия өстеннән 100дән артык ВСУ дронын бәреп төшергән

Һава сакланышы Кырымга, Краснодарга, Белгородка һәм Курскка дроннарның дистәләгән һөҗүменә каршы тора алган.

Һава сакланышы Кырымга, Краснодарга, Белгородка һәм Курскка дроннарның дистәләгән һөҗүменә каршы тора алган.

17 майга каршы төндә Россия гаскәрләре илебезнең төрле төбәкләрендәге объектларга Киев режимының зур террор һөҗүме оештыру омтылышын туктатып калган. Йөздән артык Украина пилотсыз очу аппаратлары һәм экипажсыз катерлары юк ителгән, дип хәбәр итә Оборона министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәрби ведомствода ачыкланганча, Кырым ярымутравы территориясендә ПВО бер төн эчендә илле бер пилотсыз аппаратны юк иткән. Кара диңгез акваториясендә диңгез авиациясе һәм Кара диңгез флотының патруль кораблары алты экипажсыз катерны юк иткән. 

Моннан тыш, һава сакланышы дежур чаралары белән Краснодар крае территориясендә кырык дүрт самолет тибындагы пилотсыз очкыч, Белгород өлкәсе территориясендә алты БПЛА һәм Курск өлкәсендә бер дрон бәреп төшерелгән. Белгород өлкәсендәге һөҗүмнәр аркасында бер хатын-кыз һәм бер бала һәлак булган.

Севастопольдә төнге һөҗүмнән соң шәһәрдәге электр подстанциясе зыян күргән. Электр белән тәэмин итүне торгызу вакытында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр туктатылган, зыян күрүчеләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading