16+

"Хәзерге вакытта бездә тыныч, әмма уяулыкны югалтмыйк"

Күптән түгел генә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «112» бердәм хезмәте һәм «Халык контроле» сис­темасының милли һәм дини нигездә конфликтлар туу турында хәбәрләр алуын ассызыклап үтте.

Күптән түгел генә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «112» бердәм хезмәте һәм «Халык контроле» сис­темасының милли һәм дини нигездә конфликтлар туу турында хәбәрләр алуын ассызыклап үтте.

Муниципаль хакимиятләргә шундый хәбәрләргә максималь оператив булырга кирәк, дип җиткерде. Шунда ук республикада этникара конфликтлар булу куркынычының арту ихтималын кисәтте.

- Республикага милли идеология, радикаль исламны пропагандалаучылар яки экстремистик төркемнәрдә торучы кешеләр агылырга мөмкин. Хәзерге вакытта бездә тыныч, әмма уяулыкны югалтмыйк, - диде ул.

Татарстан Республикасы Ке­ше хокуклары буенча вәкаләтле аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге әйдәп баручы консультанты Дана Карпухина сүзләренчә, «Халык контроле» системасында «Экстремизм, дини һәм милли нигездә конфликт­лар» дигән категория ике ел элек барлыкка килгән. Башка категорияләрдән ул ябык булуы белән аерылып тора. Гражданин язган хәбәр аның үзенә һәм категориянең модераторына гына күренә. Модераторы - Эчке эшләр министрлыгы. «Халык контроле» ­системасына килгән хәбәрләр ун көн эчендә карала. Әлеге вакыт аралыгында аларга түбәндәге өч статусның берсе куела: «Эш барышында», «Планлаштырылган» яки «Карап тикшерүдән нигезле баш тарту». Хокук бозылу турында хәбәр бирүче үзенең фамилиясен, телефон номерын, фотоматериал калдыра, экстремизм билгеләре сизелгән материал булса, аның интернеттагы ссылкасын яки басманың исемен күрсәтә.

- Әлеге категория буенча 2014 елның ноябреннән бирле, интернеттан кулланучылардан 40 хәбәр килеп иреште, аларның җидесенә җавап бирелгән. Алтысына «карап тикшерүдән нигезле баш тарту» статусы бирелгән. 33 белдерү кәгазе, модерация һәм «Халык контроле» сис­темасына хәбәр бирү кагыйдәләренә туры килмәү сәбәпле, карап тикшерелмәде. Түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк: гражданнардан алынган мондый эчтәлектәге хәбәрләрнең аз булуы халыкның үз шәхси мәгълүматларын интернет челтәрендә калдыруга сак каравы яки «Халык контроле» системасында әлеге категория барлыкка килүеннән хәбәрдар булмавы белән аңлатыла. Шуңа да, бу юнәлештә эшне камилләштерү максатыннан, массакүләм мәгълүмат чараларының, муниципаль район җитәкчеләренең, Халыклар дуслыгы йортының, милли иҗтимагый оешма вәкилләренең халыкка «Халык контроле» системасында «Экстремизм, дини һәм милли нигездә конфликтлар» дигән категория эшләве турында халыкка мәгълүмат бирүләрен сорыйбыз, - ди Дана Карпухина.

Сүз уңаеннан: 2011 елдан 2015 елга кадәр миграция исәбенә куелган мигрантларның саны 1,7 тапкырга арткан. 2016 елның башында гына да республикада 181,65 чит ил гражданы миграция исәбенә алынган, бу, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 8,5 процентка артыграк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading