16+

Яман шешкә каршы Россия препараты беренче сынауларны уңышлы узган

Яман шештән беренче Россия вакцинасы клиник тикшеренүләрнең башлангыч фазасын уңышлы узган.

Яман шештән беренче Россия вакцинасы клиник тикшеренүләрнең башлангыч фазасын уңышлы узган.

Бу препарат осповакцина вирусының VV-GM CSF-Lact генномодификацияләнгән онколитик штаммы нигезендә ясалган. Сынаулар препаратның куркынычсызлыгын гына түгел, ә аның нәтиҗәлелеген дә күрсәткән. Бу хакта Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тикшеренүләрнең беренче фазасында галимнәр препаратның куркынычсызлыгын, организмның аны кабул итүен һәм фармакокинетик параметрларын бәяләгән. Тәҗрибәдә сөт бизе яман шешенең «ачыктан-ачык прогрессиясе» күзәтелгән авыруның терминаль стадиясендәге пациентлар катнашкан. Препаратны кадаганнан соң пациентларның якынча 55 процентында табиблар шешнең зурлыгы кимүен һәм процессның тотрыклылануын теркәгәннәр. 

– Алынган мәгълүматлар препаратның нәтиҗәле булуын расларга мөмкинлек бирә, димәк, сынауларның икенче фазасына күчәргә мөмкин, - дигән эшләнмә авторларының берсе, институтның биотехнологияләр лабораториясе мөдире Владимир Рихтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading