16+

Яман шешне дәвалауда уңай үзгәрешләр көтелә

Россиядә якындагы биш-алты елда онкологик пациентларны дәвалауда кардиналь үзгәрешләр көтелә, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Россиядә якындагы биш-алты елда онкологик пациентларны дәвалауда кардиналь үзгәрешләр көтелә, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

-    Онкологиядә, минем уйлавымча, якындагы биш-алты елда - кардиналь үзгәрешләр булачак, яңа препаратлар барлыкка киләчәк, - дигән ведомство башлыгы Рязань медицина көллияте студентлары белән очрашуда.

Көтелгән гомер озынлыгы арту сәбәпле кешеләр яман шешләр белән ешрак очрашачак, әмма дәвалауның яңа ысулларын эзләү бер генә минутка да тукталмый, дип ассызыклый Мурашко.

Онкологиянең кайбер төрләре белән табиблар уңышлы көрәшергә һәм ремиссиягә ирешергә өйрәнгән инде, әмма тагын да зуррак бурычлар кала.

Февраль башында Мурашко хәбәр иткәнчә, илдә диагностика тизлеге һәм сыйфаты арткан - шешләрнең 60 процентын беренче һәм икенче стадияләрдә ачыклыйлар, дәвалауда уңай фаразлар бирелә. Яман чир белән очрашкан балаларны дәвалауда да яхшы якка динамика күзәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading