Ярдәм итү урынына, зыян салырга мөмкин
Антибиотикларның нәтиҗәлелегенең бик тиз кимүе билгеле булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Антибиотикларның нәтиҗәлелегенең бик тиз кимүе билгеле булды.
Микроорганизмнарның бик тиз үсә баруы антибиотикларның нәтиҗәлелеген киметүгә китерә. Бу хакта Bild басмасы язган.
«Без янә заманча медицина казанышларын югалтабыз һәм пенициллин ачылганчыга кадәрге вакытларга кайтабыз», — дип хәбәр итте Йогышлы терапия җәмгыяте президенты Матиас Плетц.
Bild басмасы антибиотикларның нәтиҗәлелеге кимүнең ике төп сәбәбен атый: коронавирус пандемиясеннән соң туристлык сәяхәтләр санының артуы һәм хәтта гадәти респиратор авыруларны дәвалау өчен дә антибиотикларның күп санда кулланылуы. Препаратлар артык игътибар бирмичә генә билгеләнә, гәрчә, еш кына моның кирәге дә юк, диелгән мәкаләдә.
Моңа кадәр табиб-реабилитолог Сергей Агапкин россиялеләргә антибиотиклар кабул иткәндә киң таралган хатаны атады. Ул антибиотиклар кабул иткәндә рационга кальцийга бай продуктларны кертергә ярамый, ди.
Үз чиратында, медицина фәннәре докторы Татьяна Шаповаленко дөрес тукланмау, җилләтелми торган биналарда булу һәм табиб билгеләмәсеннән башка антибиотиклар кабул итүне салкын тиюне дәвалаганда төп хаталар дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар