16+

Ярты көнлек хезмәткәрләр кирәк

РИА Новости: өлешчә эш белән тәэмин итү саны елына 63 процентка арткан.

РИА Новости: өлешчә эш белән тәэмин итү саны елына 63 процентка арткан.

Соңгы елда Россия хезмәт базарында өлешчә эш белән тәэмин ителгән вакансияләр саны 63 процентка арткан. Бу хакта «Зарплата.ру» сервисы аналитикларының статистика мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар ачыклаганча, тулы булмаган эш көненә нигездә хезмәт күрсәтү, ритейл, логистика, склад хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге компанияләр үзләренә  хезмәткәрләр эзли. Шул ук вакытта мондый оешмаларда курьер, шофер, төргәкләү хезмәткәре (упаковщики ред. иск.), сатучы-консультантлар, сату буенча менеджерларга ихтыяҗ зур.

Моннан тыш, эш бирүчеләр соңгы елда клиентлар белән эшләү менеджерлары, колл-үзәк операторлары, официантлар, барменнар хезмәтләре белән ешрак кызыксына башлаган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading