16+

Игорь Бикеев: “Теләсә кайсы сайлаулар компетентлы һәм нәтиҗәле хакимият органнарын формалаштыру өчен мөһим”

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев әйтүенчә, идарә итү белән кемнең шөгыльләнүеннән күп нәрсә тора.

– Теләсә кайсы сайлаулар компетентлы һәм нәтиҗәле хакимият органнарын формалаштыру өчен мөһим. Бу органнарга Россия субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең нормаль эшләвен тәэмин итүдә зур җаваплылык төшә. Кечкенә генә торак пунктның да катлаулы система икәнлеген һәм аның сыйфатлы идарә итүгә мохтаҗ булуын аңларга кирәк. Идарә итү белән кемнең шөгыльләнүеннән күп нәрсә тора. Без Россия гражданнары мегагаилә булып торабыз һәм безгә икътисадның торышы, куркынычсызлык, хокук саклау органнары эше, инфраструктураларның хезмәт итүе мөһим. Компетентлы хакимият органнары булмаса, кызганыч, суверенитетны югалту кебек тискәре нәтиҗәләр булырга мөмкин. Икенчесе – идарә эшчәнлегенә иң әзерлекле һәм халык мәнфәгатьләре өчен эшләүче кешеләр сайлану мөһим, – диде ул матбугат очрашуында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading