16+

Ике балалы гаиләләрне дә күп балалы дип танырга тәкъдим итәләр 

"Новые люди" партиясеннн Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков ике балалы гаиләләрне күп балалы дип танырга тәкъдим итте, Парламентарий үзенең мөрәҗәгатен Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага юллаган, дип яза РИА Новости.

"Сездән ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләгән гаиләләргә федераль законнарда күпбалалы гаиләсе статусын бирүне хуплавыгызны сорыйм..” диелә документта. Даванков ачыклык керткәнчә, Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр чагыштырмача аз. Гаиләләр балалар санын икедән арттырмаска тырыша, чөнки барысын да финанс белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading