16+

Илдус Фәиз: "Диннәрне сәясәтләштерергә ярамый, бу экстремизмга, террорга китерә"

Корбан гаете алдыннан Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге бинасында «Экстремизны туктатыйк!» дигән түгәрәк өстәл булып узган иде.

Корбан гаете алдыннан Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге бинасында «Экстремизны туктатыйк!» дигән түгәрәк өстәл булып узган иде.

Анда танылган дин галимнәре, вуз укытучылары, психологлар, башка дин руханилары да катнашты. Алар тормышыбызга куркыныч сала торган бу яман күренешнең сәбәпләрен билгеләп, аны бетерү юллары турында бергәләп киңәштеләр.

Экстремизм - латин сүзе. Ул чаманы, чикләрне узу дигәнне аңлата. Соңгы вакытта аны Ислам дине белән янәшә куеп, тәңгәлләштерә башладылар, Бу хәлнең килеп чыгышының төп сәбәбе - Исламның үткәнен һәм бүгенгесен, асылын аз белү яки бөтенләй белмәү.
Россия Ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин авызыннан яңгыраган саннар барыбызны да уйландырырлык иде.

- Республикабыздагы татарларның 85 % үзләрен мөселман дип саный. Ләкин аларның 50% мәчетләргә йөрми, 30 % ы Аллаһның барлыгына-берлегенә ышанып бетми. Республикабызда 1500 мәчет бар. Аларның 800ендә имамнарның дини белеме юк. Яшьләре дә шактый олы, 15 % 80не дә узып киткән.Чөнки Институт дипломы алган яшьләрнең 40 %ы үз белгечлеге буенча эшләми. Авыл мәхәлләләрендә имамнарга хезмәт хакы түләнмәгәч, белемле егетләр кайтмый. Менә шуннан Ислам диненең асылын аңламау килеп чыга да инде.

Ә Казандагы духовная семинария проректоры Отец Евфимий үзләренең уку йортларында укучыларга Ислам нигезләрен генә түгел, гарәп телен дә өйрәтүләрен сөйләп, белемнең беркайчан да артык булмавына басым ясады.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: "Республикабыз башкалар белән чагыштырганда бу мәсьәләдә тынычрак яши һәм моның нигезендә халыклар дуслыгы ята, - дип белдерде. - Ләкин тынычланып, кул кушырып утырырга иртә әле," - диде. Узган уку елында алар башкаланың һәр мәктәбендәге җиденче сыйныф укучыларын үзләренә чиратлап чакырып Дуслык дәресләре уздырганнар.

- Экстремизмны Ислам белән тәңгәлләштерү дөрес түгел. Чөнки ул безнең дингә генә хас күренеш түгел, - диде Татарстанның элеккеге мөфтие, "Болгар" мәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз. - Диннәргә "изм" ялгана икән, экстремизм барлыкка килә, чөнки "изм" ул сәясәт термины: социализм, коммунизм... Диннәрне сәясәтләштерергә ярамый. Бу экстремизмга, террорга китерә.

Экстремизм ул - айсберг кына. Аның зур өлеше бик тирәндә ята. Күп дистә еллар табынган идеаллар ишелгәч, кыйммәтләр үзгәргәч, бик күпләр кыйблаларын югалтып, кая карарга белми аптырап калганнар. Кешеләр аңындагы шушы бушлыкны тутыру өчен, төрле ялгыш агымнар, фиркаләр килеп чыгып, үзләренең мәкерле эшләрен башлаганнар. Алар халыкны, бигрәк тә, яшьләрне, "безнең юлыбыз дөрес, туп-туры оҗмахка илтә," - дип, үзләре артыннан ияртәләр. Төрле мисаллар китереп, зур суммаларда акча вәгъдә итеп, куркытып, зомбилаштырып, аңнарын томалыйлар икән. Моның сәбәпләрен атаклы психолог Рамил Гарифуллин ачыклады.

- Гадәттә, экстремизм һәм башка шундый агымнар ятьмәсенә тормышта үз урыннарын таба алмаучы, үзләрен бәхетсез дип санаучылар, психик авырулар эләгә. Аларның да бүтәннәр шикелле ялтырап яшисе, шәхес буласы килә. Үзеңнән соң яхшы ат калдырыр өчен талант кына түгел, тырышлык та кирәк. Ә болар тырышырга өйрәнмәгән. Шуңа да җиңел юл белән генә бармакчылар. Тормышыбыздагы сәнәгати тотрыксызлык, эшсезлек, муеннан бурычка, кредитларга бату да кешене чит-ят юллар эзләргә этәрә башлый. Террористлар, шаһидләр юктан бар гына булмый. Аларның нигезенедә җәмгыятебездәге җитешсезлекләр ята.

Интернетның көчен дә инкарь итәргә ярамый. Яшьләрнең күбесе экран каршына кадакланып куелган бүген. Рухи дошманнар моны күреп, белеп тора. Дөньяда бер тәүлек эчендә ясалган революцияләрне беләбез. Компьютер уеннары балаларыбызны үлемгә бик җиңел карарга өйрәтте, яшәүнең кыйммәтен, мәгънәсен югалттырды. Кешегә, бигрәк тә, яшьләргә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрә торган шөгыль табарга булышырга кирәк.

Түгәрәк өстәл артында шулар хакында бәйнә-бәйнә сөйләнде. Каты авыру янында үткәрелгән табиблар консилиумын хәтерләтте ул. Һәркем дәвалау юлларын әйтте Ләкин диагнозы дөрес куелган авыруны гына дәвалап була. Ә бу сөйләшү - шул диагнозны куярга тырышу булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading