16+

Илсур Метшин Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде

Казан мэры социаль активлык күрсәтергә һәм сайлау участокларына барырга чакырды.

Илсур Метшин Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде

Казан мэры социаль активлык күрсәтергә һәм сайлау участокларына барырга чакырды.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин хатыны Гөлнара Метшина белән Россия Президентын сайлауда катнашты. Алар үз бюллетеньнәрен Казан дәүләт мәдәният институты бинасының Оренбург тракты, 3 адресы буенча урнашкан 283 нче сайлау участогындагы тартмага төшергәннәр.

«Бүгенге кояшлы иртәдә Казанда сайлау участоклары ачылды. Һәм мин барлык хөрмәтле халкыбызны социаль активлык күрсәтергә һәм Казан, Татарстан, Россиянең киләчәге өчен тавыш бирергә, Президентыбызны сайларга һәм бергә яңа бәхетле тормыш төзергә чакырам», – дип мөрәҗәгать итте сайлаучыларга Илсур Метшин.

Казанда 466 участок сайлау комиссиясе эшли, шул исәптән 31е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Алар бүген 8: 00 сәгатьтән ачылды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшләвен дәвам итәчәк, шул ук график буенча участокларда 16 һәм 17 мартта тавыш бирергә теләүчеләрне кабул итәчәкләр.

Татарастан башкаласында барлыгы 927 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Үз участогын гражданин Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм сылтама буенча белә ала. 

Барлык сайлау участокларында диярлек видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Мондый техник мөмкинлек булмаган участокларда видеорегистраторлар һәм даими видеоязма функциясе булган мобиль техника кулланыла. Шулай ук сайлау участоклары металл детекторлары белән җиһазландырылган.

Тавыш бирүчеләрнең барысы да җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән файдалана алачак. Ул Президент сайлауларының өч көнендә дә гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, сайлауларның соңгы көнендә, 17 мартта, «Иванушки International», «Кар-Мэн», Ваня Дмитриенко һәм башка танылган башкаручылар «Ак Барс Арена»стадионы янында гаилә фестивалендә чыгыш ясаячак. Шулай ук Казанның 20 мәйданчыгында балалар өчен күңел ачу программасы үткәреләчәк, 170 объектта ярминкә ачылачак..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading