16+

Йөк машинасы астында калып һәлак булган

Апас районында чүп ташу машинасы йөртүчесе 36 яшьлек йөк ташучыны бәрдергән.

Апас районында чүп ташу машинасы йөртүчесе 36 яшьлек йөк ташучыны бәрдергән.

Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат вафат булган, прокуратура тикшерү алып  бара.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, фаҗига 29 октябрьдә якынча 14:25 сәгатьтә Танай-Турай авылында килеп чыккан.

"Җитештерү калдыкларын төягәндә йөк автомобиле артка чигенгән чакта 36 яшьлек ир-атны бәрдергән.  «СЭС-Регион" ҖЧҖдә йөк ташучы булып эшләүче ир каза урынында үлгән", - диелә хәбәрдә.

Вакыйга урынына Апас районы прокуроры урынбасары Илдар Хәйбуллин килгән. Прокурор тикшерүе оештырылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерүчеләр төзелеш яки башка эшләрне алып барганда иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча процессуаль тикшерү үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading