16+

Ипотека буенча алынган фатирга кагылышлы яңа канун кабул ителгән

Россиядә бердәнбер ипотека торагын тартып алудан саклаучы канун кабул ителде.

Россиядә бердәнбер ипотека торагын тартып алудан саклаучы канун кабул ителде.

Россиядә гражданнарга банкротлык вакытында ипотека аркасында «обременение»дә булган бердәнбер торакны саклап калырга мөмкинлек бирә торган канун кабул ителде. Яңа канун катлаулы хәлдә калган кешеләргә ипотекага алган торакларын югалтуны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Документ хокукый актлар порталында бастырылган. Бу финанс кыенлыклары килеп туган һәм ипотека буенча түләүләрне үти алмаган Россиянең күп кенә гражданнары өчен бик мөһим закон. Шунысы игътибарга лаек, вакытында түли алмаган очракта штрафлар һәм пенялар исәптән чыгарылачак.

Дәүләт Думасы тарафыннан июль ахырында хупланган канун проекты хәзерге вакытта аеруча актуаль, чөнки суд тарафыннан түли алмаган дип танылган гражданнар саны арта. Әйтик, шундый төр категория гражданнар 2023 ел башыннан 249,9 мең кеше булган, бу узган ел белән чагыштырганда 28,8 процентка күбрәк. Бу хакта элегрәк Дәүләт Думасының милек мәсьәләләре, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов хәбәр итте. 

Яңа канун нигезендә, ипотека буенча залогта булган бердәнбер торак тартып алынмаячак, бу ысул физик затның банкротлыгы вакытында кулланылмаячак. Әмма, торакны саклап калу өчен, бурычлы кеше банкротлык процедурасын узганнан соң ипотека буенча айлык түләүләрне каплау сәләтен исбатларга тиеш булачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading