16+

Иренең сөяркәсен урманга алып китә һәм үтерергә тырыша

Ир-ат хыянәт иткән хатын-кыз нәрсә эшләргә әзер? Бу фаҗигале хәлгә нотариус, аерылышу процессы буенча юрист һәм тикшерүчеләр җәлеп ителгән.

Ир-ат хыянәт иткән хатын-кыз нәрсә эшләргә әзер? Бу фаҗигале хәлгә нотариус, аерылышу процессы буенча юрист һәм тикшерүчеләр җәлеп ителгән.

Аның нечкәлекләрен юрист Эльвина Пропустина сөйләде, дип яза "Челнинские известия". 

35 яшьлек Тимур Самойловның базарда ир-атлар өчен табышлы кием кибете булган. Товарларны үзенең «Газеле» белән Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан ташыган. Хатыны эшләми. Ун ел бергә яшәү чорында Оксана иренең тупас холкына ияләшә алмый. Т

Бервакыт, юлда явыз бәндәләр белән очрашкач, эшмәкәр ир янәсе аларга акча түләргә мәҗбүр булган. Шуннан соң ул тормыш иптәшенә бизнесын саклап калу өчен аерылышырга кирәк, ди. Ләкин кәгазь буенча гына. 
"Мин сезне ташламыйм – бергә яшәрбез, – ди гаилә башлыгы. - Безнең күчемсез милек -өч бүлмәле фатир, банк счеты һәм бизнеска кагылышлы бар нәрсәне сиңа күчереп язам".

Оксана каршы килә алмый. Аерылышканнан соң ир кеше вәгъдәсен үтәми, Оксанага рәсмиләштергән яңа бер бүләмәле фатирда аерым яши башлый. Хатыны һәм кызы янына кунакка гына килә. Ә ялларын, элеккечә, чит илләрдә бергә үткәрәләр. Бер көнне ул көтмәгәндә элекке хатынын машина йөртергә өйрәнүне сораган, ә ул машина йөртү хокукын алгач, машина ачкычларын бүләк иткән. 
Оксананы бу юмартлык ишарәсе бер үк вакытта гаҗәпләндергән һәм сагайткан. Ире артыннан күзәтергә була һәм берничә көн дәвамында яшерен рәвештә аның артыннан йөри. Берничә көн күзәтүләрдән соң, хатын иренең сөяркәсе булуын күрә. Ул шәхси фирмада сәркатип булып эшләүче кыз икән. 
Көнчелек хисе Оксананы бимазалап тора. Үзен законлы хатын дип санап, ул көндәшен коточкыч җәзага тартырга ниятли. 
Өйдән пычак алып чыга да, кич белән кызның өенә юнәлә. Ул аны урамга чакырып чыгара һәм барысын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итә. «Сиңа әйтергә сүзем бар» дигәч, көндәше машинага кереп утыра. Оксана аны урманга алып китә, ачуы чыгып, кызга сигез тапкыр пычак белән кадый. Көндәше күп кан югалтудан хәлсезләнгәч һәм каршылык күрсәтүдән туктагач, хатын уянып киткән кебек була. Ул үзе үк канга баткан 18 яшьлек кызны аңсыз хәлдә хастаханәгә алып килә. Табиблар кызны могҗиза белән генә үлемнән коткарып кала. Хастаханәдән чыккач, кыз полициягә гариза яза, «Үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Суд Оксанага 4 ел төрмә җәзасы бирә. Әмма утырыш залыннан аны өенә җибәрәләр, баласына 14 яшь тулганчыга кадәр кичектерү бирелә. 
Тимур Самойлов бу фаҗигадән соң шунда ук милекне бүлүгә гариза яза. Тарткалашу озак дәвам итә, Оксанага язылган мөлкәтне бүлгәннән соң, гаилә тулысынча таркала. Тимур өйләнә, кызына алимент түли, әмма элеккеге хатыны белән аралашырга теләми. 

Юрист сүзе

– "Фиктив аерылышу" дигән юридик төшенчә юк, чөнки юридик яктан аерылышу инде булган. аерылышу турында таныклык чыгарылган һәм алынган, – дип йомгаклады бу хәлне юрист Эвелина Пропустина. 

Аның сүзләренчә, ялган аерылышу өчен җаваплылык юк. Мондый маскировка гаиләгә зур зыян китерә. Фиктив аерылышу нәтиҗәсендә милек бүлешә башлыйлар. Ул озак елларга сузыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading