16+

Кайбер районнарда көчле җил-давыл узган

4 июнь көнне Баулы районы Васькино Туйралы авылындагы бер шәхси йорт түбәсез калган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

4 июнь көнне Баулы районы Васькино Туйралы авылындагы бер шәхси йорт түбәсез калган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гарасат вакытында йорт эчендә 60 яшьлек хатын-кыз гына булган, ул зыян күрмәгән.

Баулы районында көчле җил шәхси йортның түбәсен куптарып ташлаган

Урынга оператив рәвештә коткаручылар төркеме килә, алар булган хәлнең барлык шартларын билгели. Кайбыч районында да шундый ук хәл булган. Анда көчле җил аркасында мәктәп түбәсез кала. Һәлакәт Федоровское авылында килеп чыккан. Бинада мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан.

Гарасат вакытында балалар бакчасында 15 бала булган. Зыян күрүчеләр юк. 

Фотолар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading