Россиянең һәр төбәгендә яшәүчеләр икмәкнең билгеле бер төрен өстен күрә икән.
Бу хакта "Парламентская газета"га Россия икмәк пешерүчеләр берлеге президенты Дмитрий Семенов сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, Кавказ халкы бодай икмәген күбрәк ярата, бу төбәкнең көньягында үстерелә торган бодайның югары уңышы белән бәйле.
Кемерово өлкәсендә күбрәк түгәрәк икмәк сайлыйлар, ә Кузбасс халкы арыш-бодайдан пешерелгән икмәкне өстен күрә.
«Кемеров өлкәсендәге икмәк пешерүче шахтерлар артык сайланып тормый, дип аңлатты. Җир астына төшәр алдыннан алар үзләре белән бер икмәк кисәге, бер фляжка су яки компот, бер кисәк сало яки ит алалар. Аларга җир астында, шахталарда үткәргән вакытка максималь калория кирәк», - дип сөйләгән Семенов.
Үзәк төбәктә "Нарезный" һәм "Дачный" батоннары аеруча популяр. Ә икмәк төренә килгәндә "Дарницкий" һәм "Бородинский" иң күп сатыла торган сортлар, аларга көн саен ихтыяҗ зур. Идел буе халкында да шундый ук зәвык бар. Кавказда бодайдан пешерелгән бер бөтен яки батон кебек формалы икмәкләрне өстен күрәләр.
Ә Ерак Көнчыгышта һәм Приморьеда ламинария (диңгез кәбестәсе) өстәлгән югары сортлы бодай икмәген яраталар икән.
"Һәр төбәкләр үзенчә тәҗрибә ясарга һәм икмәк пешерүдә үзләренә генә хас булган җитештерү линейкасын ясарга яраталар. Хәтта бер үк стандарт рецептура кулланганда да һәр төбәктә икмәк тәме төрле була. Үзенең кислоталылыгы буенча һәр төбәкнең ипие аерылачак. Мәскәүдә, мәсәлән, баллырак ипине яраталар, шуңа күрә шикәр комын жәлләмиләр. Себергә якынайган саен, ипинең тәме төчеләнә", – дигән Дмитрий Семенов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар