16+

Камилә Вәлиевага чыгыш ясарга рөхсәт ителгән?

Камилә Вәлиева Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясаячак. Әмма WADAның рөхсәте белән, дип яза sports.ru.

Камилә Вәлиева Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясаячак. Әмма WADAның рөхсәте белән, дип яза sports.ru.

 "Камиләнең шоуда катнашуын игълан итәр алдыннан без барысын да уйладык һәм аның агентлары белән килештердек. Алар WADA белән элемтәдә, Камилә WADA тарафыннан җавап уңай булганда гына безнең шоуда катнашачак, әлегә барлык җаваплар да уңай" дигән Навка. 

РУСАДА (Россия допингка каршы агентлык) башлыгы Камилә Вәлиева белән консультацияләр булуы турында сөйләгән. "РУСАДА спортчыларның дисквалификацияләүдә булган барлык шартларны үтәүләрен игътибар белән күзәтеп тора. Камилә Вәлиева белән булган очрак – искәрмә түгел. Без спортчы белән элемтәдә торабыз.

Спортчы чыннан да РУСАДА, безнең юристлар белән теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәшләшә. Конкрет чаралар, шоулар яки без мәгълүмат алган теләсә нинди башка эшчәнлекне юристларыбыз көче белән өйрәнеп кенә калмыйбыз, шулай ук халыкара үзәкләргә мөрәҗәгать итәбез, аларның белгечләре спортчыларның теге яки бу чараларда катнашу мөмкинлеген бәяли. Һәр чара буенча спортчы бездән аңлатмалар ала», – дигән РУСАДА генераль директоры Вероника Логинова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading