16+

Казан мәктәпләренең берсендә кызамык тапканнар

Казанның 18нче мәктәбендә кызамык белән авыручы табылган. Тагын дүрт укучы һәм педагог шик астында.

Казанның 18нче мәктәбендә кызамык белән авыручы табылган. Тагын дүрт укучы һәм педагог шик астында.

Авырулар прививка ясамаган, вакцинациядән баш тарткан булган. Барлык пациентларны профессор Агафонов исемендәге республика клиник инфекция хастаханәсенә озатканнар.

Искәртеп узабыз, кызамык бик тиз таралыш алуы белән куркыныч. Шуңа күрә авыру кеше белән элемтәдә булган һәркем, моңа кадәр вакцинацияләнмәгән булса, прививка ясатырга тиеш.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне ачыклыйлар, адреслы обходлар үткәрәләр. Учреждениедә профилактик чаралар, бинаны санитар эшкәртү, балаларны һәм мәктәп коллективын тикшерү һәм ревакцинацияләү үткәрелгән. Прививка ясалмаган бер төркем укучылар укудан читләштерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading