16+

Казан мәктәбендә атыш оештырган егет алга таба нишләр?

Казанның Идел буе районы суды Илназ Галәвиевны сак астында тоту вакытын 11 апрельгә кадәр озынайту турында карар чыгарды, диелә район суды сайтында.

Казанның Идел буе районы суды Илназ Галәвиевны сак астында тоту вакытын 11 апрельгә кадәр озынайту турында карар чыгарды, диелә район суды сайтында.

Галявиевка РФ Җинаять кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерелде: ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән кечкенә балаларны, гомуми куркыныч ысул белән үтерү, үтерүгә һөҗүм итү, милекне аңлы рәвештә зарарлау, шартлаткыч җайланма ясау.

ТИСБИның 20 яшьлек элеккеге студенты үз акылында дип табылды. Тикшерү версиясе буенча, Галявиев үзен "деструктив интернет-субкультура" вәкиле буларак күреп, Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган. Егет үз гаебен таный.
«Зыян күрүче булып 600 дән артык кеше танылды. 2021 елның 11 маенда Галявиевнең Казан мәктәбенә һөҗүм итүе аркасында 9 кеше һәлак булды, шуларның 7се бала", - дип белдерде Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading