Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен волонтерга Рәхмәт хаты тапшырды.
29 гыйнвар көнне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен буржуйка-мичләр ясаучы волонтер Фәрит Гыйльфанов белән очрашты һәм аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Республика парламентында узган очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Камил Нугаев катнашты.
Юрий Камалтынов Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Фәрит Гыйльфан улына инициативалы һәм ярдәмчел булуы, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Казанның Киров районы Залесный бистәсендә яшәүче 75 яшьлек Фәрит Гыйльфанов үз йортының ишегалдында эшкәртелгән автомобиль дискларыннан буржуйка-мичләр ясый. Буржуйкалар утын, солярка белән җылытыла һәм 50 м2 мәйданлы бинаны җылыта ала. Волонтерга шулай ук күршеләре һәм башка битараф булмаган казанлылар да ярдәм күрсәтә.
15 гыйнварда Фәрит Гыйльфанов Луганск Халык Республикасыннан кайткан, анда ул чираттагы тапкыр гуманитар йөкне, шул исәптән үзенең буржуйка-мичләрен да озата барган. Узган ел волонтер йөзләп мич ясаган. Фәрит Гыйльфановның хатыны да аннан калышмый, ул махсус операциядә катнашучылар өчен йоннан оекбашлар бәйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар