16+

Казанда БРИКС саммиты вакытында Конфуций һәйкәлен ачачаклар

БРИКС саммитының мәдәни программасы кысаларында Казан университеты китапханәсе янындагы скверда Конфуций һәйкәлен ачу булачак.

БРИКС саммитының мәдәни программасы кысаларында Казан университеты китапханәсе янындагы скверда Конфуций һәйкәлен ачу булачак.

Кытай фәлсәфәчесенең 2,5 метр биеклектәге таш скульптурасы (гранит постамент белән бергә) инде урнаштырылган. Конфуций милли костюм кигән, аның куллары үзенчәлекле сәламләү ишарәсендә куелган, ә карашы китапханәгә төбәлгән. Һәйкәл өчен урын очраклы гына сайланмаган. Казан университеты составында 2007 елдан бирле Конфуций институты эшли, ул Россия-Кытай элемтәләрен ныгыту белән шөгыльләнә. Конфуций һәйкәлен ачу тантанасында Кытай делегациясе әгъзалары катнашыр дип көтелә.

Россия музейларының Кытай коллекцияләрен Казанда БРИКС саммиты көннәрендә күрсәтәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading