16+

Казанда «Киләчәк Уеннары»нда 583 табиб эшләячәк

Казандагы «Киләчәк Уеннары»на медицина оешмаларының 500дән артык белгече җәлеп ителгән.

Казандагы «Киләчәк Уеннары»на медицина оешмаларының 500дән артык белгече җәлеп ителгән.

Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Ике сменалы эш вакытында "Киләчәк Уеннары"н медицина белән тәэмин итү буенча эшкә җәлеп ителгән медицина персоналының гомуми саны 583 кеше тәшкил итә, – диелә ведомство хәбәрендә.

Ярышларны уздыру объектларында 20 медицина пункты, 40 мобиль медицина бригадасы һәм 25 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләячәк.

Казанда "Киләчәк Уеннары"нда катнашучылар өчен спорт поликлиникасы эшли башлаган. Ул Казанның 21 нче шәһәр поликлиникасы базасында оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр «Киләчәк Уеннары» узачак – бу инновацион технологик дисциплиналар буенча халыкара турнир, анда классик спорт, киберспорт һәм технологияләр берләштереләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading