16+

Казанда Май чабу бәйрәме ачылды

Гаилә елында Татарстанда Идел буе халыклары бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең иҗади төрлелеге һәм осталыгы белән сөендерәчәк.

Гаилә елында Татарстанда Идел буе халыклары бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең иҗади төрлелеге һәм осталыгы белән сөендерәчәк.

17 март көнне 12:00 сәгатьтә Май чабу бәйрәме ачылды, ул 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Биредә халык осталары эшләнмәләре ярминкәсе, декоратив-гамәли иҗат әсәрләрен сату сәүдә рәтләре эшли. Май чабу — славяннарның кышны озату бәйрәмендә халык биюләрен биергә, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясарга өйрәтәләр. Бәйрәмгә килүчеләр борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак һәм прәннекләрдән авыз итә ала. 

Аннары концерт башланачак, артистлар сәхнәгә түбәндәге тәртип буенча чыгачак:

14:30 – Анастасия Макарова һәм Камилә Измайлова;

15:00 – Хәбиб;

15:30 – Гүзәл Уразова;

16:00 – Ваня Дмитриенко;

16:30 – Фирдүс Тямаев;

17:00 – «Кар-мэн»;

18:00 –«Волга-Волга» ВИА;

18:30 – Татарстанның Дәүләт хоры;

19:00 – «Иванушки International»;

20:00 – Салават Фәтхетдинов;

20:30 – «Хор Турецкого».

Концертка керү «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзекләре буенча башкарылачак, алар президент сайлауларында тавыш бирүчеләргә таратыла.

23:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы янындагы әйләнгеч юлда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Шулай ук кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading