16+

Казанда «Соңгы кыңгырау» үткәрү даталары аталды

Уку елын 20 меңгә якын чыгарылыш укучысы тәмамлый.

Уку елын 20 меңгә якын чыгарылыш укучысы тәмамлый.

Казанда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак даталарны атадылар. Бу хакта Татарстан башкаласының мәгариф Идарәсе хәбәр итә.

Әйтик, 24 һәм 25 май — мәктәп белән хушлашуга багышланган линейкалар узачак көннәр. Чарага укучыларның әти-әниләре, узган елгы чыгарылыш укучылары һәм башкалар чакырыла.

Быел мәктәпне егерме меңгә якын чыгарылыш укучысы тәмамлый, алар арасында 14 мең тугызынчы сыйныф укучысы һәм алты меңгә якын унберенче сыйныф укучысы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading