16+

Китап киштәсе… подъездда

Беркөнне машинада барганда радиодан бер мәзәк ишеттем. «Китапханәчеләр, көннәр эссе булганга, эш урыннарында шыр ялангач утыралар икән. Олырак яшьтәге берсе: «Кеше керер дип курыкмыйсызмы?» - дигән, яшьләрнең бу эшен өнәмичә. Тегеләре: «Китапханәгәме?! Беркем дә кермәгәнен үзең дә беләсең бит!» - дип, кычкырып көлгәннәр, ди. Дөрес сүзгә җавап юк. Ә минем...

Китап киштәсе… подъездда

Беркөнне машинада барганда радиодан бер мәзәк ишеттем. «Китапханәчеләр, көннәр эссе булганга, эш урыннарында шыр ялангач утыралар икән. Олырак яшьтәге берсе: «Кеше керер дип курыкмыйсызмы?» - дигән, яшьләрнең бу эшен өнәмичә. Тегеләре: «Китапханәгәме?! Беркем дә кермәгәнен үзең дә беләсең бит!» - дип, кычкырып көлгәннәр, ди. Дөрес сүзгә җавап юк. Ә минем...

Ни хәл итәсең, ачы булса да, хакыйкать. Безнең ил соңгы елларда иң күп китап укучыдан иң күп китап укымаучыга әйләнә бара. Без моны барыбыз да белеп, күреп, сизеп торабыз. Ләкин ни эшләргә дә белмичә, бәлки, теләмичә дә, шуңа риза булып, күз йомып яши бирәбез. Чүплектә тау булып өелеп яткан китаплар яныннан тыныч кына үтеп китү дә безгә берни тормый.

Французларның бер мәкале бар: «Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз», - диләр алар, акыллы киңәш биреп. Башкалабызның Восстание урамындагы 43 нче йортта яшәүчеләр дә бу мәкальне белгәннәр, күрәсең. Алар бүтәннәргә кушылып: «Хәзер халык китап укымый инде», - дип лаф орып утырмаска, ә ничек булса да, бу белем хәзинәсе белән дуслаштыруның юлларын табарга булганнар.

Бүгенге заман кешесенә иң җитмәгән нәрсә ул - вакыт. Атналар-айлар күз ачып йомган арада тарихны тулыландыра бара. Күп­ләрнең китапханәгә барып яраткан авторын бик укыйсы килсә дә, моның өчен вакыты җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә бу подъездда яңа акция башлап җибәргәннәр - китапларны уку­чыга мөмкин кадәр якынайтып, ишектән керүгә үк стенага киштә ясаганнар. Анда бу йортта яшәүчеләр өй китапханәләреннән үзләре кайчандыр яратып укыган китапларны алып килеп, тезеп куйганнар. Мөхәммәт тауга бармаса, тау үзе аның янына килә. Монда да шулай булган.

Бу эшнең башында «Татарстан командасы» хәрәкәте әгъзасы, шушы йортның совет рәисе Светлана Карпухина тора.

- Без республикабызны башка регионнар арасында мәдәниятлерәк, зыялырак итеп күрергә телибез, бу башлангычны да шуңа оештырдык, - ди ул.

Буккроссинглы (китапны алмашып уку шундый модалы сүз белән атала хәзер) дүртенче подъездның башлыгы һәм йорт советы әгъзасы Леонид Лопухов та үзләренең бу эшләренә йортларының башка подъездлары да, аннары башка урамнар да һәм бөтен Казан кушылыр, дип өметләнә. Ул чагында, чынлап та, башкалабыз башка шәһәрләргә үрнәк күрсәтер һәм илебезне китапка кабат якынайтуда беренче адымны без ясадык дип горурланырга да җай чыгар.

Мин бу чарага журналист буларак җибәрелгән идем. Ләкин күңелемдә язучылык-шагыйрьлек тә яшәгәнгә, гомер буе китапка изге итеп карагангадыр инде, бу йортка буш кул белән килә алмадым. Үземнең ике телдәге ике төрле китабымны шул киштәгә куеп калдырдым. Автор өчен иң зур шатлык - китабының укый-укый теткәләнеп беткәнен күрү. Кулым җиңел булсын! Киштәләрдә - китап­лар, аны укучылар саны да артып торсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading