Бу сорауга Петербургтагы халыкара икътисади форумда вице-премьер Виктория Абрамченко җавап бирде.
Вице-премьер Виктория Абрамченко сүзләренчә, шикәр комы һәм көнбагыш маена бәяләрне “катырып” тору хакында Хөкүмәттә сүз алып барылмый.
“Килешүләрне озайту турында сүз юк”, - ди вице-премьер. Көнбагыш маена элеккеге бәяләр көзгә кадәр, ягъни яңа уңыш җыеп алганчы сакланачак.
Билгеле булганча, аерым бер товарларга бәяләрнең үсешен булдырмас өчен, Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольгә алган иде. Сәүдә челтәрләре 1 июньгә кадәр шикәр бәясен 46 сумнан арттырмаска, ә көнбагыш мае күп дигәндә 110 сум торырга тиеш дип карар кылынды. Көнбагыш маена карата бәя чикләүләр 1 октябрьгә кадәр гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар