16+

Күп балалы гаиләләр өчен торак алу мөмкинлегенең бер ысулы

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы, өченче укылышта күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен ярдәм итү программасын тагын 7 елга озайту турында закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы, өченче укылышта күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен ярдәм итү программасын тагын 7 елга озайту турында закон проектын кабул итте.

«Бу программаны тагын 7 елга озайту – мөһим карар, күп балалы гаиләләр өчен торак алу мөмкинлеген арттырачак», – диде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Ул искәрткәнчә, закон Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен 450 мең сум акча алырга тиеш дигән бурыч куйды. 
Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, 2023 елда әлеге ярдәм чарасыннан якынча 190 мең тапкыр кулланганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading