16+

Курск өлкәсендәге вәзгыять аркасында Россиядә мобилизация үткәрүнең кирәге бармы?

Күпләрне борчыган бу сорауга депутатлар җавап тота.

Күпләрне борчыган бу сорауга депутатлар җавап тота.

Курск өлкәсендәге вакыйгалар аркасында Россиядә мобилизациягә ихтыяҗ юк. Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдерде, дип хәбәр итә shot телеграм-каналы.

Депутат сүзләренчә, фронтта хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен Россия хәрбиләре җитәрлек. Исегезгә төшерәбез, 6 август иртәсендә Украинаның Кораллы көчләре Курск өлкәсенең чик буе районнарына, шулай ук Суджу шәһәренә һөҗүм итте. Төбәктә федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Моннан тыш, Брянск, Курск һәм Белгород өлкәләрендә контртеррористик операция режимын кертелде. Көч структуралары хезмәткәрләре гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә, хокук тәртибен саклауга һәм объектларның террорчылыктан сакланышын көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрә.

10 август көнне хәрби хәрәкәтләр зонасына Россия танк бүлекчәләренең килүе билгеле булды. 11 август көнне РФ Хәрби көчләре бүлекчәләре Курск өлкәсенең чик буе районында Украинаның Кораллы көчләренең бронялы техника колоннасын тар-мар иттеләр. Колоннаның хәрәкәт итүен БПЛА ярдәмендә исәпләп чыгарганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading