16+

Кыяр ашаганда чамасын белегез

Кыяр кальций, тимер, магний, калий, фосфор, цинкка, К витаминына бай.

Кыяр кальций, тимер, магний, калий, фосфор, цинкка, К витаминына бай.

Ул 96 процент судан тора. Шуңа күрә ул шикәр авырулы, ябыгырга теләүчеләр өчен бик файдалы.

 

Әлеге яшелчәнең тагын бер яхшы ягы бар: ул хәтта бөерләрдәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә техник фәннәр кандидаты, Росбиотех университетының туклану индустриясе, кунакханә бизнесы һәм сервис кафедрасы доценты Дмитрий Быстров сөйләде. Әмма эксперт кыярларны артык куллану организмга зыян китерергә мөмкин, дип тә кисәтте.

 

"Кыярны артык күп куллану ашкайнату тракты сизгер булган кешеләрнең ашказанын кабарта һәм метеоризм китереп чыгарырга мөмкин. Кыярдагы К витамины канны сыекландыручы препаратларның нәтиҗәлелеген киметергә сәләтле. Шуңа күрә антикоагулянт препаратлары кабул итүчеләргә бу яшелчәне артык күп ашарга ярамый», — дигән Быстров.

 

Моннан тыш, кайбер кешеләрдә кыярны артык күп ашаганда бөтенләй дә аллергик реакция барлыкка килергә мөмкин.

Ә менә кыярларны рационга уртача күләмдә кертү, киресенчә, сәламәтлеккә файда китерәчәк. Әмма монда да организмның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading