16+

Махсус хәрби операция герое Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы: "Ул кире кайтырга вәгъдә итте..."

Миллионлаган россиялеләрнең йөрәгенә үзенең кыюлыгы, батырлыгы белән кереп калган Башкортстанның Тәтешле районы егете, солдат Фәнис Хөсәеновның үлеме сәбәпле кайгы кичерде.

Махсус хәрби операция герое Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы: "Ул кире кайтырга вәгъдә итте..."

Миллионлаган россиялеләрнең йөрәгенә үзенең кыюлыгы, батырлыгы белән кереп калган Башкортстанның Тәтешле районы егете, солдат Фәнис Хөсәеновның үлеме сәбәпле кайгы кичерде.

Аның исемен хәзер бөтен ил белә, аның белән горурланалар, үрнәк итеп куялар. «Барс 17» батальоны сугышчысының батырлыгы турында ишетмәгән кеше калды микән? Хәтта Россия Язучылар берлеге сәркатибе, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Захар Прилепин да Фәнис Хөсәенов турында кино төшерергә кирәк, дип саный һәм моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә тәкъдим итә. Идея искиткеч! Патриотик рухтагы кино хәрбиләребезне генә түгел, ә һәрберебезне рухландыра ала. 

Башкорстанның «Молодежная газета»сына биргән әңгәмәсендә Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова батыр турындагы истәлекләре белән уртаклашкан. 

- Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр Фәнис Татышлы районының Яңа Кайпан авылында укыды, мин анда кече сыйныф укытучысы булып эшләдем, - дип сөйли Айсылу Мөдәрис кызы. - Ул вакытта яшь педагог идем, нибары 25 яшь, көчемне кызганмыйча эшләдем. Безнең сыйныф кечкенә иде, барлыгы 8 бала: 7 малай һәм бер кыз, шуңа күрә барлык укучылар да күз алдымда булды. Мәктәпкә Фәнис һәрвакыт әзерләнеп килә иде. Аның өй эше әзерләмәгән бер генә очракны да хәтерләмим. Укуы уртача булуга карамастан, Фәнис сыйныфта лидер булды. Магнит кебек кешеләрне үзенә тартты. Барысы да аның характеры белән бәйле, ул һәрвакыт үзенә карата торган, нык һәм кыю иде. Аның күзләре балкып торды, елмаюы йөзеннән төшмәде. Кечкенә чактан ук үз сүзен тота торган булды. Миңа да гел ярдәм итә иде, такта сөртергәме, парта юаргамы. Фәнис туганы Алгиз белән бер сыйныфта укыды, егетләр бик тату, дус булды.

Беренче сыйныф укучылары шук-шаян, эчкерсез бит, Кыш Бабайның барлыгына ышандылар. Авылда балалар бакчасы юк, барлык балалар да бер көн дә садикка йөрмичә генә мәктәпкә укырга килде. Исемдә әле, Фәниснең беренче сыйныфта укый торган чагы, безнең класска дүртенче сыйныф укучысы керде дә, барысын да линейкага чакырды. Фәнис, өстәлдә яткан линейканы алып, миннән: "Ә линейканы үзең белән алыргамы?" дип сорады. Көлкеле мизгелләр күп булды. Икенче тапкыр яттан шигырь өйрәнергә иде, сорыйм болардан. Алгиз шигырьнең беренче юлларын әйтә дә тынып кала, ярдәм эзләп абыйсына карый. Фәнис түзә алмыйча: «Айсылу Мөдәрисовна, карагыз әле, ул миңа нәрсә әйтер икән дип көтеп тора бит», ә үзе көлеп утыра. 
Беренче сыйныф укучылары хәтта ирем белән дә тиз дуслашты. Дәрестән соң ул минем арттан машина белән килә (без башка авылда яшәдек), һәм балалар аны бөтенесе бергә каршы алырга йөгерә, бер-бер артлы аңа дәрестә ниләр булганын сөйлиләр: кемдер көндәлеген күрсәтә, кемдер рәсемнәрен.

Кече сыйныфларда укыганда Фәнис әбисе һәм бабасы белән яшәгән, алар өчен оныклары нур бөркеп торучы булган. Соңрак, егетнең әнисе Фәридә Хөсәенова сөйләвенчә, бала үги әтисе йортында үскәнче, үзләре белән яшәвен таләп иткәннәр. Әнисе Яңа Кайпанга ата-аналар җыелышларына, мәктәп чараларына килә иде. Каникулларга улын үзе яшәгән Пермь краеның Барда авылына алып китте. Әбиләре вафат булгач, Фәридә Хөсәенова улын үзе белән алып китә, анда ул 5-9 сыйныфларда укый. Тәтешле районына Фәнис тугызъеллыкны тәмамланганнан соң кире кайта, җирле көллияткә тракторчылыкка укырга керә.

 - Мәктәп елларында Фәнис нинди фәннәрне яратып үзләштерде? 
- Физкультураны, музыканы яратты, - ди Айсылу Мөдәрис кызы,- яу кырында Фәнис коткарган генерал да аның гаҗәеп сыгылмалылыгы турында сөйләгән.

 - Ә мәктәп елларыннан соң Фәнис белән аралаштыгызмы? 
- Бервакыт ирем белән машинабызга юлда басып торган егетне утырттык. Фәнис булган. Аның балкып торган йөзе, күзләреннән таныдым. Сөйләшеп киттек, телефоннарны алыштык. Ул үзенең өйләнүен, кызы барлыгын, аны бик нык яратуын сөйләде. Аннары ул минем телефоныма мәктәптә төшкән берничә фотосурәтне җибәрде. Соңгы тапкыр аны 2022 елның 28 сентябрендә бөтен район белән мобилизацияләнгәннәрне озатканда күрдем. Ул егетләр белән бергә иде, кабат сугышка барырга җыена. (Фәнис Хөсәеновның бөтен илгә билгеле булган батырлыкларыннан соң инде. Яраланганнан соң берничә көн өендә булган, ә аннары кабат яу кырына киткән мәле). Фәнис, мине күргәч, шатланды, кочаклады. "Мин кире кайтырмын!", диде ул хушлашып.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading