16+

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган

Батыр егетнең шигырьләре Зәйдә Төзүчеләр урамындагы 18 һәм 20нче йортларның фасадларын бизи. Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган.

Батыр егетнең шигырьләре Зәйдә Төзүчеләр урамындагы 18 һәм 20нче йортларның фасадларын бизи. Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган.

Бу хакта "Новости Заинска" сайты хәбәр итә. Авторның шигырьләре патриотик төстә бизәлеп, зур баннерларда урнаштырылган, алар әллә кайдан күренеп тора.

Бу шигырьләр нәрсә турында соң? Әлеге сорауга автор үзе махсус операция зонасында аның янына килгән якташлары белән сөйләшкәндә җавап бирә. Аның янына тормыш иптәше хәрби операция зонасына килә, гүзәл затны кырыс хәрби-кыр шартлары да куркытмый, ире белән бергә блиндажда куна. Ир белән хатын бергә бик аз вакыт үткәрәләр — сугыш хәрәкәтләре көчәя бару сәбәпле, хатын кайтып китәргә мәҗбүр була.

Хәрби бу кыска очрашуның барлык мизгелләрен хәтерендә саклап кала һәм гомерендә беренче тапкыр шигырьләр яза. Алар «Новый Зай» газетасының 14 июль санында басылып чыкты, ә хәзер аларны зур баннерларда теләгән һәркем укый ала.

Хәрби егет бүгенге көндә дә шигырьләр язуын дәвам итә һәм аларны махсус хәрби операция вакыйгаларына багышлый. Зәй егете катлаулы хәрби шартларда махсус хәрби операция территориясендә батырларча хезмәт итә, үзенең хәрби бурычын лаеклы үти.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган
Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хәрби хезмәт турында тагын да тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading