16+

Мәктәп формасына ГОСТ барлыкка килде

Ул 2025 елда үз көченә керәчәк.

Ул 2025 елда үз көченә керәчәк.

Росстандарт мәктәп формасына карата илкүләм стандартны раслады. Ул 2025 елда үз көченә керәчәк.

Роскачествода билгеләп үтүләренчә, ГОСТта тукымадан һәм трикотаждан тегелгән формага куркынычсызлык һәм сыйфаты буенча бер төркем таләпләр куела. Мәсәлән, һава үткәрүчәнлек һәм таушалучанлык ягыннан тиешле күрсәткечләргә туры килүе мөһим. Шул ук вакытта, дизайнга, ассортиментка таләпләр куелмый. Моннан тыш, ГОСТ аяк киеме һәм спорт киеменә кагылмый.

Стандантны куллану ирекле. ГОСТ таләпләрен киемгә тиешле маркировка салучылар үтәргә тиеш. Шул рәвешле, ата-аналар “ГОСТ буенча форма” сайлаган очракта аның сыйфатында һәм озак хезмәт итәчәгендә шикләнмәячәк, дип билгели Роскачество җитәкчесе Максим Протасов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading