16+

“Мәхәллә” мәктәбе мөселман лидерларын берләштерә

10 ноябрь көнне Казан университетында, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге базасында, "Мәхәллә 2.2" мөселман лидеры мәктәбе үз эшен башлый.

10 ноябрь көнне Казан университетында, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге базасында, "Мәхәллә 2.2" мөселман лидеры мәктәбе үз эшен башлый.

Быел өченче тапкыр уза торган әлеге проектны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә оештыра. Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, проектның атамасы уңышлы сайланган. Исеме җисеменә туры килгәндәй, мәхәллә ул билгеле бер җирлектәге мөселманнарны туплап тора.

- Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче иң актив мөселман яшьләрен дә шушы проект берләштерә. Аларның бергә туплануы, якыннан танышуы, үзара тәҗрибә аралашуы бик кирәк. Велосипед уйлап тапмасалар да, бергәләшеп бик күп проектлар тудыралар, - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Проектлар дигәннән, "Мәхәллә 2.2" мәктәбенең җитәкчесе Резеда Сафиуллина моннан алдагы елларда яшьләр тәкъдим иткән кайбер проектларга тукталды.

- Мөселман яшьләре мөселман гаиләләре өчен психологик курслар уздыру идеясе белән чыкты. Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге аны гамәлгә ашырды. Курслар бик күпләрдә кызыксыну уятты. Аны хәтта видеорежимда да алып бардык. Мөселман балалар бакчалары ачу, мөселман гаиләсендә балалар тәрбияләүгә багышланган курсларга ир-атлар да бик теләп килде. Мөселман лагерьларында эшләүче әйдаманнар өчен дә укыту курслары оешты. Төрмәләрдә эшләргә имамнар җитми, шул уңайдан да проектлар тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр бар, әмма алар гына җитми, киләчәктә эшчәнлегебез тагын да җәелер дип өметләнәбез, - диде ул.

"Мәхәллә 2.2" мәктәбенең программа директоры Аммар Әл-Әнси сүзләренчә, элек яшьләр проектларын үз мәхәлләләрендә генә тормышка ашырса, хәзер алар алдында бу проектларны бер-берсе белән уртаклашу, аларны бергәләшеп оештыру бурычы тора. Болар бер мәхәллә эчендә генә калырга тиеш түгел. Мәктәпнең максаты да бит актив мөселман яшьләренең иҗтимагый файдалы мөмкинлекләрен ачу, аларга дөрес юнәлеш бирү, социаль яктан активлаштыру, җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү. "Мәхәллә 2.2" мәктәбендә катнашучылар смена ахырында үз проектларын булдырып, аларны гамәлгә ашыру юлларын билгеләргә тиеш була.

Мөселман лидеры мәктәбе эшендә илле кеше катнашачак. Алар Мәскәүдән, Петербургтан, Урал, Себер, Башкортстаннан киләчәкләр. Оештыручыларның сүзләренә караганда, килергә теләүчеләр күп, әмма аларның барысы белән дә нәтиҗәле эшләп булмый, шуңа да килүчеләрнең санын кыскартырга мәҗбүр булганнар.

Мөселман лидеры мәктәбен 14 ноябрь көнне "Илаһи моң" өченче төбәкара конкурсы белән ябу ниятләнелә. Әлеге ике проект элек аерым үткәрелгән, хәзер аларны берләштергәннәр. Бәйге өч номинациядә узачак: халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәт, бәет, дастан, дога, зикер), әдәби әсәрләрдән өзекләр сөйләү ("Кыйссаи Йосыф", "Бәдәвам", "Кисекбаш"), Коръәнне татар мәкаме белән уку. Конкурска 150 гариза кабул ителгән. Бәйгедә катнашырга республика районнарыннан, Киров, Курган, Омск, Пермь, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Дагыстан һәм Казахстанан киләчәкләр.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading