16+

Миллионлык сабый: Дәүләт Думасында ана капиталын арттырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында ана капиталы күләмен миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасында ана капиталы күләмен миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр.

Әгәр ана капиталы элек алынмаган булса, икенче яки өченче бала туган очракта, шундый күләмле түләү бирү мәсьәләсен күтәргәннәр. Әгәр беренче бала туса, түләүне 756,7 мең сумга кадәр күтәрү планлаштырыла.

Канун проектын ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия» вәкилләре әзерләгән, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда ана капиталы күләме беренче балага 631 мең сум, 834 мең яки 203 мең сум (беренче балага түләү алу шарты белән) тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading