16+

Нутрициолог БАДларга карата үз фикерен белдерде

БАДлар кулланганда төп принцип – зыян салма!

БАДлар кулланганда төп принцип – зыян салма!

БАДларга карата бүген фикерләр бик төрле. Берәүләр аларны куллану һичшиксез кирәк дисә, икенчеләр моны файдасызга акча түгү дип саный. Табиб-диетолог, нутрициолог, медицина фәннәре кандидаты Элина Борхановадан БАДларга карата фикерен сорадык:

БАДларның тылсымлы дару булмавын, аның, гомумән, дару препараты түгеллеген аңларга кирәк. Бу азык-төлеккә өстәмә. Шул ук вакытта бу өстәмәләргә билгеле бер таләпләр куела – алар куркынычсыз булырга, составында зыянлы матдәләр кулланылмаска тиеш. Шуңа күрә кулланылган БАДның сертификацияләнгән булуы мөһим. Сез моны тикшереп карый аласыз. Сыйфатсыз товарга юлыкмас өчен БАДлар җитештерүчеләрнең рәсми сайтлары аша эш итәргә яки аларны даруханәләрдән сатып алырга киңәш итәм.

Мин үземә мөрәҗәгать итүчеләргә, нутрициолог буларак, билгеле бер БАДларны тәкъдим итә алам. Без аларны анализларга һәм зарларга карап сайлыйбыз. Шуңа күрә мин кешеләрнең үзлегеннән БАДлар сайлавына тискәре карыйм. Чөнки аларны кулланырга яраган һәм ярамаган очраклар бар. Шуңа күрә БАДлар белән эш иткәндә төп принцип – зыян салма. Аларны, һичшиксез, белгеч сайларга тиеш.

Дөрес, билгеле бер өстәмәләрне кабул итүне үзең хәл итсәң дә була. Мисал өчен, Д витамины – ул барыбызга да кирәк, аны куллану рәсми рәвештә киңәш ителә. Гомумән алганда, БАДларга карата минем карашым уңай, үзем дә кулланам,  клиентларыма да киңәш итәм. Әмма, әйткәнемчә, анализларга таянып сайларга кирәген истән чыгармагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading