16+

Өч яшүсмерне бәрдереп үтергән хатын-кыз турында билгеле булды

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтен тикшерү дәвам итә.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтен тикшерү дәвам итә.

28 апрельдә Татарстанның Минзәлә районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтен тикшерү дәвам итә. Өч яшүсмернең үлеменә китергән авария факты буенча җинаять эше кузгатылды.

Toйота камри автомобиле руле артында утырган 36 яшьлек Чаллыда яшәүче хатын-кызга гаепләү белдерелә. Аның машина йөртү стажы җиде ел булуы билгеле. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, өч бала үлемендә гаепле булган хатынга өй аресты рәвешендә сак чарасы сайланган. 

Билгеле булганча, 2024 елның 28 апрелендә 22:00 сәгать тирәсендә Минзәлә районының Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында «Тойота» автомобилен йөртүче хатын-кызның юл читеннән барган 3 яшүсмер малайны бәрдереп үтергән. Кайбер мәгълүматларга караганда, балалар бишәү була, ике авыл арасындагы дамбадан юл читеннән барганнар. Каршыга килгән «Тойота Камри»дагы кыз, идарәне югалтып, аларны бәрдергән. 12, 13, 17 яшьлек малайлар үлгән.

Май бәйрәмендә – матәм: Минзәләнең Түбән Тәкермәнендә машина бәрдергән өч баланы җирлиләр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading