16+

Памфилова сайлау бюллетеньнәрен бозу сәбәпләрен атаган

Бөтен Россия буенча 214 бюллетень бозылган.

Бөтен Россия буенча 214 бюллетень бозылган.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Россия Президенты сайлауларында бюллетеньнәрне бозу күрсәтмәләре Украинадан һәм кайбер Европа илләреннән килгәнен сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Памфилова хәбәр иткәнчә, Россиядә сайлау участокларында тартмаларга ут төртү, аларга төрле сыеклык агызу аркасында якынча 214 бюллетень бозылган. Аның сүзләренчә, барлык хокук бозучылар тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, быел Россия Президенты өчен тавыш бирү өч көн дәвам итә: 15, 16 һәм 17 март. Дәүләт башлыгы вазифасына Россия Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән дүрт кандидат: Леонид Слуцкий, Николай Харитонов, Владислав Даванков һәм Владимир Путин дәгъва итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading