16+

Пенсия өчен җитмәгән стажның бер өлешен сатып алырга тәкъдим итәләр

Россиялеләр, пенсия алу өчен бер-ике ел стаж җитмәгән очракта, үзләренең пенсия балларын тулыландыра ала.

Россиялеләр, пенсия алу өчен бер-ике ел стаж җитмәгән очракта, үзләренең пенсия балларын тулыландыра ала.

Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб "Газета.Ru"га хәбәр иткән. Депутат сүзләренчә, бер-ике ел стаж җитмәгән булса, пенсия балларын сатып алырга мөмкин, әмма яртысыннан да артыгын түгел. Пенсия баллары бәясе ел саен үзгәрә, 2023 елда 340 мең сумга 8,12 пенсия баллы сатып алырга мөмкин иде.

Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, бер тапкыр кертү өчен сумма шактый зур. Кирәк булганда, балларны сатып алу белән туганнары ярдәм итә ала. Моның өчен тиешле гариза бирү дә җитә. 

2024 елдан пенсияне алу өчен 28,2 балл һәм 15 ел стаж таләп ителә, ә 2026 елдан бу күрсәткечләр 30 баллга һәм 15 елга кадәр артачак. Иминият пенсиясенә хокуклар булмаган очракта, гражданин социаль пенсиягә исәп тота ала. Аңа хокук картлык буенча пенсия билгеләнгәннән соң биш ел узгач барлыкка килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading