16+

Пенсиягә чыгарга стажың җитмиме? Сатып ал!

Россия Социаль Фондының республика бүлеге идарәчесе Эдуард Вафинның «Республика Татарстан» басмасына биргән әңгәмәсеннән аңлашылганча, моны эшләмәүче гражданнар һәм үзмәшгульләр, шулай ук шәхси тәҗрибә белән шөгыльләнүчеләр эшли ала.

Россия Социаль Фондының республика бүлеге идарәчесе Эдуард Вафинның «Республика Татарстан» басмасына биргән әңгәмәсеннән аңлашылганча, моны эшләмәүче гражданнар һәм үзмәшгульләр, шулай ук шәхси тәҗрибә белән шөгыльләнүчеләр эшли ала.

- Моның өчен аларга социаль фонд белән ирекле пенсия иминияте турында килешү төзергә һәм үзләре өчен бер елга взнослар түләргә кирәк– дип аңалата ул. – Иминият елының бәясе үзгәрә, чөнки ул минималь хезмәт хакы күләменә бәйле һәм болай исәпләнә: минималь хезмәт хакының күләме 12 айга тапкырлана һәм 22 процентка арта. 2024 елда минималь хезмәт хакының күләме 19 242 сум булуын исәпкә алсак, бер елны 50 798 сум 88 тиенгә сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта кешегә 1,037 индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләнәчәк.

Бер ел дәвамында бары бер ел стаж сатып алырга була. Ләкин шул ук вакытта күбрәк балл җыярга теләсәң, быел максималь 8,3 пенсия баллын сатып алырга мөмкин. Моның өчен килешү буенча 406 мең 391 сум кертергә кирәк булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, гариза бирелгән көннән стаж исәпкә алыначак. Димәк, әгәр кеше 1 мартта гариза биргән икән, аның стажына 10 ай гына керәчәк. Тулы ел өчен стажны сатып алу өчен, социаль фондка ел башында мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

– Канун тарафыннан, чыннан да, чикләүләр билгеләнгән: иминият пенсиясен исәпләү өчен кирәкле 15 еллык хезмәт стажын сатып алу мөмкин булмаячак. Шуның яртысын гына сатып алырга мөмкин, 2024 елда бу 7,5 елдан артык түгел - кирәкле 15 елның яртысы, – дип белдергән Вафин. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading