16+

Phone 15нең бишенчесен Сабадан Алисә Гарипова откан

Бәхетле отыш иясе гаиләсе белән Мамалай авылында яши, 2488 номерлы сайлау участогында тавыш биргән.

Бәхетле отыш иясе гаиләсе белән Мамалай авылында яши, 2488 номерлы сайлау участогында тавыш биргән.

 «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы җиңүчесен ТНВ телеканалында шул ук исемдәге телемарафон эфирында билгеләделәр. Алисә белән  телефон аша элемтәгә кереп, без дә үзен бәхетле отышы белән котларга булдык, дип яза «Саба таңнары». 

 «Алдагы сайлауларда шундый ук фотоконкурста бер бәхетебезне сынап караган идек инде, анда ничектер  җиңүгә өметебез зур иде. Бу юлы тавыш бирдек тә, әллә ни өметләнмәдек. Кызык өчен генә фотоны Вконтакте челтәренә  урнаштырдым. Берзаман таныш-белешләр котлап шалтырата башладылар. Башта ышанмадым, билгеле, сайтка кереп  үземне җиңүчеләр исемлегендә күргәч кенә икеләнүләр юкка чыкты.  Әле күптән түгел генә айфонның 14нчесен алган идем, анысын иремә бүләк итәрмен дип уйлап куйдым, яңасы үземә булыр инде. Бу сайлау безгә менә шундый көтелмәгән бүләк ясады. Оештыручыларга зур рәхмәт!» -дип уртаклашты Алисә Газинур кызы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading