16+

Попова «Омикрон» штаммының куркыныч темпларда таралуын әйтә

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Омикрон» штаммының куркыныч темпларда таралуын һәм Африкада авыручыларның 75 проценты әлеге штаммга туры килүен белдергән, дип яза mk.ru “Бөекбританиядә, Африкада зур тизлек белән таралуын күрәбез.

Авыруның таралу тизлеге куркыта” дигән ул.
"Бөекбританиядә, Африкада вәзгыятьнең бик тиз үсешен күрәбез, анда көн саен ачыклана торган очракларның 75%ы "Омикрон" га туры килә, шул ук хәл Көньяк Африкада. Чирнең бик тиз үрчүе безне борчуга сала", - дип хәбәр итте ул.

Россиядә «Омикрон» штаммы белән 25 кеше авырый. Яңа штамм Көньяк Африкадан кайткан туристларда ачыкланган. Санкт-Петербургта Дубайда ял иткән хатын-кызда, Ростов-на-Донуда Конгодан кайткан студентта да табылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading