Путин: Россиядә ир-атларның 70 проценты һәм хатын-кызларның 72 проценты ике һәм аннан да күбрәк бала табарга тели.
Россия Президенты Владимир Путин журналист Дмитрий Киселевка һәм РИА Новости өчен биргән интервьюсында ике һәм аннан да күбрәк бала табарга теләгән россиялеләргә ярдәм чаралары җыелмасы гамәлгә ашырылачак, Россиядә ир-атларның 70% һәм хатын-кызларның 72% ике һәм аннан да күбрәк бала табарга тели, дип белдерде.
Дәүләт башлыгы балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, алты ел эчендә бу максатларга 14 триллион сумга кадәр акча сарыф итү планлаштырыла, дип хәбәр итте. "Бу бик зур күләмдәге акча. Һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү юнәлешләре бик күп. Балалар бакчалары төзү яки үзгәртеп кору, яңа мәктәпләр төзү, иске мәктәпләрне ремонтлау, аларны бүгенге көн таләпләренә туры китереп тәртипкә китерү керә моңа. Балага йөклелектән алып 18 яшькә кадәр хатын-кызларга ярдәм итү. Бездә хәзер 400 меңгә якын хатын-кыз пособие ала. Бу бала көткән һәр өченче хатын-кыз диярлек. Һәм 10 миллионнан артык бала пособие ала. Бу җитди мәсьәлә", диде ул.
Путин ана капиталы программасын дәвам итү, балалы гаиләләр өчен ипотека кредиты буенча ташламаларны саклау, ярлылыкка каршы көрәш чаралары турында искә төшерде. "Бу аңлашыла, чыгымнар зур. Шулай да, бу юнәлештә без күп нәрсә эшли алдык. 20 ел элек карасак, бездә фәкыйрьлек чиге астында халыкның 29% булган дип уйлыйм. Бу 42 миллион кеше. Хәзер 9,3% - соңгы мәгълүматлар буенча. Ләкин бу шулай ук 13,5 миллион кеше. Әлбәттә, бик күп. Безгә ким дигәндә бу санны 7% ка кадәр киметү өчен барысын да эшләргә кирәк. Ә күп балалы гаиләләр өчен анда күрсәткеч тыйнаграк, әмма ул да арттырылырга тиеш", диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар